Ел башыннан Татарстанда 70тән артык күп фатирлы йорт кадастр исәбенә куелган

2024 елның 20 сентябре, җомга

Агымдагы елның 8 ае эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына (ЕГРН) 73 күпфатирлы йортны (КФЙ) дәүләт кадастр исәбенә кую турында белешмәләр кертелде. Бу вакыт аралыгында исәпкә алынган объектларның гомуми мәйданы 712 мең квадрат метр тәшкил иткән.               

Агымдагы ел башыннан күпкатлы йортлар Казанда (17 КФЙ) һәм Биектау районында (13 КФЙ) кадастр исәбенә куелган. Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында 10ар КФЙ –  Яр Чаллыда - 8 МКД. Югары Осланда-5 КМД, Түбән Камада – 3 кмд. 2шәр КФЙ – Әлмәт һәм Алексеевск районнарында. 1шәр КФЙ – Лаеш, Арча һәм Аксубай районнарында.

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә БДКМРда гомуми мәйданы 83,3 млн кв. м булган 23 483 күп фатирлы йорт турында мәгълүматлар бар.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 сентябреннән капиталь төзелеш объектын эксплуатациягә кертүгә рөхсәт бирү турында Карар кабул иткән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары кадастр исәбенә генә түгел, ә төзүчегә милек хокукын теркәүгә дә документлар тапшырырга тиеш. Законның гамәлдә булуы өлешчеләр һәм инвесторлар акчаларын җәлеп итмичә төзелә торган күчемсез милек объектларына кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International