ТР Төзелеш министрлыгында торак базарының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин уздырды. Анда шулай ук әйдәп баручы банклар һәм төзүчеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасының торак базары турындагы мәгълүмат белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады. «Бүгенге көнгә 2 796,8 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Булган потенциал киләчәктә дә РФ Төзелеш министрлыгы тарафыннан билгеләнгән план күрсәткечләрен үтәү мөмкинлеген фаразларга мөмкинлек бирә», - дип билгеләде ул.
Агымдагы елның июленнән башлап торак сату күләме һәм ипотека кредитлары саны кими. Үзәк Банк мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 7 аенда ипотека кредитлары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9% ка кимегән. Өлешле катнашу шартнамәләре буенча бирелгән ипотека кредитлары саны 10,3% ка арткан.
2023 елның июленнән РФ Үзәк банкының төп ставкасы 7 тапкыр арткан. Үсеш елына 7,5% тан 19% ка кадәр 2,5 тапкырдан артык тәшкил итте.
Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, әлеге факторларның нәтиҗәсе - халыкның сатып алу сәләте кимү, беренчел һәм икенчел торак базарларында бирелгән ипотека кредитлары күләме һәм саны кимү.
Шулай ук банклар һәм төзүче вәкилләре чыгыш ясады. Фикер алышуның темасы ташламалы ипотека гамәлдән чыгарылганнан соң сату һәм проектларны финанслау белән бәйле вәзгыять, яңа торак проектларын эшләтеп җибәрү проблемалары, шулай ук торак базарын стимуллаштыруның яңа инструментларын эзләү булды.