Бүген республика Төзелеш министрлыгында быел җылыту чорына әзерлеккә багышланган киңәшмә узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
26 сентябрьгә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр, социаль яклау объектлары буенча 100% эш башкарылган, 3243 котельный – 98% әзер.
Күпфатирлы йортларның җылыту чорына әзерлек паспортларын күрсәтү буенча Дәүләт торак инспекциясенең оператив мәгълүматлары буенча 17 мең 896 КФЙларга әзерлек паспортлары бирелгән, бу 99% тәшкил итә. Эшләр 15 муниципаль берәмлектә дәвам итә. Район башлыгы урынбасары паспорт алу сроклары турындагы мәгълүматны искә төшерде: җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары өчен – 1 ноябрьгә кадәр, муниципаль берәмлекләр өчен – 15 ноябрьгә кадәр, шулай ук муниципалитетлар башлыкларына җылылык чорына әзерлек эшләренең соңгы этапларын шәхси контрольгә алырга кушты.