итәчәкбез
«Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү безнең эштә һичшиксез өстенлек булып тора. Республика программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Ел саен алар кысаларында без 4 меңнән артык объект төзибез һәм ремонтлыйбыз. Ә бу яңа һәм ремонтланган торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм ял лагерьлары, хастаханәләр, поликлиникалар һәм ФАПлар, авыл клублары һәм яшьләр үзәкләре, универсаль спорт мәйданчыклары, экстрим-зоналар һәм ябык футбол манежлары», - диде бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында.
Бөтен республикада заманча, уңайлы һәм уйланылган парклар һәм яр буйлары, урамнар һәм бульварлар, скверлар һәм мәйданнар барлыкка килә. Казанканы үстерү стратегиясе кысаларында Россиядә иң эре «Елмай» ачык балалар паркы төзекләндерелде, Кабан күле ярында Галиәсгар Камал исемендәге театрның төзелә торган яңа бинасы янында шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен җәмәгать урыны барлыкка киләчәк.
Сәламәтлек саклау учреждениеләре тирәсендәге территорияләрне төзекләндерү дәвам итә: Казанда хастаханә паркы булдырылды, Кукмарада район үзәк хастаханәсе территориясен үзгәртеп кору эшләре башланды, Әлмәт хастаханә шәһәрчеге проекты эшләнә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, күп фатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү һәм модернизацияләү буенча бөтен республика буенча зур эш алып барыла. Программа инде 1,5 миллионга якын татарстанлыга һәм 8 меңнән артык күп фатирлы йортка кагылган. Заманча һәм төрле балалар һәм спорт мәйданчыклары 300 меңнән артык бала өчен йорттан җәяүләп барып җитү мөмкинлегендә барлыкка килде.
«Без һичшиксез халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Республиканың һәр кешесенә кагыла торган торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә аерым игътибар биреләчәк. Коммуналь инфраструктура объектларының торышы четерекле мәсьәләләренең берсе булып тора. Моны без челтәрләрдәге аварияләр саны буенча, шулай ук күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына карата гражданнарның шикаятьләре арту буенча күрәбез».
Ил Президенты В.В. Путин карары нигезендә узган елдан коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла. Аңа өстәп, 2025 елдан коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча яңа республика программасын гамәлгә ашыра башлау турында Карар кабул ителде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында башкарыла торган эшләр комплекста алып барылырга тиеш. «Торак һәм социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасы төзелеше синхронлаштырылырга тиеш», - дип ассызыклады ул.