Бүген республиканың Төзелеш министрлыгында төзелештә хезмәт иминлеген саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 15 ноябре, җомга

Бүген республика Төзелеш министрлыгында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев ТР төзелеш тармагында хезмәт иминлеген саклау буенча ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды.

 

«2024 елда бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе биеклектән егылу булды - 15 очракның 14е. Бәхетсезлек очракларына юл куймау максатыннан, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы йөкләнгән вәкаләтләр кысаларында эшне ике юнәлештә координацияли: профилактика һәм контроль», – дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга министр урынбасары.

 

Нотыклар белән бәхетсезлек очраклары булган төзелеш оешмалары вәкилләре чыгыш ясады.

 

  1. Профилактика эше муниципаль берәмлекләр, ТР төзүчеләр берлеге, үз-үзен көйләүче оешмалар, ТР ДТК инспекциясе, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, Россия төзүчеләр профсоюзы, Ростехнадзор идарәсе, дәүләт заказчылары белән тыгыз элемтәдә алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International