Казанда «РЕБУС-2024» II Халыкара форумына йомгак ясалды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казанда узган «РЕБУС: Агломерацияләр. Сынаулар. Перспективалар» II Халыкара форумына йомгак ясалды.

Исегезгә төшерәбез, «РЕБУС 2024» 14 һәм 15 ноябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Форум кысаларында барлыгы 17 сессия узды, аларда Россиянең эре агломерацияләре, 80нән артык спикер һәм экспертлар, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 1200 белгеч катнашты. Чара программасына тармакның төп мәсьәләләре – инфраструктура, закон чыгару, туристлык, тарихи-мәдәни һәм шәһәр агломерацияләре үсешенең башка аспектлары турында фикер алышу кертелгән иде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренә караганда, барлык 17 сессия дә уңышлы уздырылган. Агломерацияләрне үстерү темасы Россиядә дә, чит илләрдә дә актуаль. Россия экспертларыннан тыш, форум эшендә Кытай, Катар, Бразилия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Һиндстан, Казакъстан һәм Үзбәкстан спикерлары актив катнашты.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, чараларның аерым блогы агломерацияне үстерү буенча төп концептуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга багышланган. Алар арасында - «Агломерацияне планлаштыру» белән «Татарстан Республикасы ространстволы планлаштыру институты» ДБУ директоры Олег Григорьев катнашында «Коммуникация платформасы буларак мастер-планны эшләү» сессиясе, шулай ук Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының территориаль үсешне планлаштыру департаменты директоры урынбасары Андрей Никифоров катнашында «Агломерацияне закон чыгару кырына кертү» сессиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International