Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 92% ка үтәлгән

2024 елның 28 сентябре, шимбә

28 сентябрьгә гомуми план 92% ка үтәлгән - 2 млн 885 мең кв.метр файдалануга тапшырылган, - дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 47% ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 698 мең кв. м булган 110 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека буенча план 78% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 29ы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 126 мең кв. м.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча бүгенгә 2 млн 60 мең кв. метр мәйданлы 15 мең 262 йорт тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International