Екатеринбургта кичә Халыкара төзелеш атналыгы старт алды, аның кысаларында бер үк вакытта XI Халыкара форум, 100+ TechnoBuild күргәзмәсе һәм IV Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Чаралар «Екатеринбург-ЭКСПО» МВЦда 1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр уза.
Ачылу тантанасында төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Александр Ломакин, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев катнашты.
Форумның эшлекле программасында 200дән артык секция бар. Беренче һәм икенче павильоннарда, шулай ук урамда урнашкан күргәзмәнең мәйданы 40 мең кв. метр тәшкил итә. Биредә Россиянең 76 шәһәреннән, шулай ук Ираннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркиядән, Кытайдан һәм Италиядән якынча 600 компания тәкъдим ителгән.
Халыкара төзелеш чемпионаты быел дүртенче тапкыр уздырыла. Ел саен үткәрелә торган чара төрле илләрдән профессиональ белгечләрне берләштерә. Катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтә, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша һәм алдынгы технологияләрне үзләштерә алачак.
Чемпионатта Татарстан җыелма командасын 53 катнашучы – 8 студент, 10 мәктәп укучысы һәм 35 белгеч тәкъдим итә.
Бу Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан энергетика көллияте, «Адымнар-Казан» мәктәбе, 179 нчы гимназия, Н.И. Лобачевский исемендәге лицей, Иннополис лицее һәм 116 нчы лицей.
Төп лиганы «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ профессионаллары тәкъдим итә.
Моннан тыш, республика җыелмасын әзерләү өчен Казан энергетика университетыннан һәм «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖеннән 9 эксперт-тренер җәлеп ителгән.