Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләре бүген «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Үсентеләр Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә Вороновка авылы янында утыртылды.
Быел республикада «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе алтынчы мәртәбә уздырыла. Акциянең максаты-урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, торгызу һәм арттыру проблемаларына юнәлтү. Чара барышында республиканың 170 мәйданчыгында 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.
Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел акция нәтиҗәләре буенча Татарстанда 600 гектар мәйданда 2 млн. данә утырту материалы утыртылган. Акциягә 20 меңнән артык кеше кушылган.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен оештыручылар-РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АНО һәм «Экосистема» ВЭОД.