Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының ничек баруы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, видеоконференцэлемтә режимында – барлык муниципаль районнар катнашты.
Марат Айзатуллин искәрткәнчә, программага 750 йорт керә. Эшләр 17 муниципаль берәмлектә 199 йортта алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 96% ка үтәлгән. Сезонлы эш төрләре - 97%. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда тапшырылган 20 муниципалитеттагы 123 объектны да кертеп, 550 йорт тәмамланган.