Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Мәгариф өлкәсендә бер генә объект - Менделеевск муниципаль районында балалар бакчасы гына эштә кала. Аның буенча үтәлеш 98% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Татарстанда мәгариф өлкәсендә барлыгы бер илкүләм проект, ике дәүләт һәм 4 республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 185 төрле тармак учреждениесе керә.
Сәламәтлек саклау тармагында 138 объект бер илкүләм проектка һәм ике республика программасына керә. Бүгенге көндә 25 поликлиниканың 4 се эшли (икесе Түбән Кама районында, берсе Яр Чаллыда һәм Казанда). Программа буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 99% тәшкил итә.
Стационарларны ремонтлау программасы буенча 31 объектның 20се эшли (үтәлеш 87% ка бәяләнә). Узган ике атнада Буада һәм Казанда берәр объект төгәлләнде.
Яшьләр сәясәте тармагында бер илкүләм проект һәм 4 республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 28 объект керә. Аерым алганда, 7 яшьләр үзәгенең 6сында ремонт дәвам итә (54% үтәлгән). Программага кертелгән 9 балаларны савыктыру лагереның алтысы эштә кала (үтәлеш - 64%).
Алты яшүсмерләр клубының икесендә ремонт дәвам итә (үтәлеш - 83%).
6 психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Ремонт гомуми күләмнең 53% башкарылган.
Экология өлкәсендә су басудан саклауга һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамлануга якынлаша. 21 объектның 3сендә эшләр дәвам итә. Алар буенча үтәлеш 90% тан артык тәшкил итә. Узган 2 атнада Саба һәм Кукмара районнарында объектлар төгәлләнгән.
Моннан тыш, республика программалары кысаларында түбәндәге эшләр алып барыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын ремонтлау бара (үтәлеш - 98%). Узган атнада Казанда бер объект тапшырылды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча урманчылык биналарын ремонтлау 93% ка башкарылган.
ТР Спорт министрлыгы объектлары буенча планлаштырылган күләмнең 88% ы үтәлгән. Бу атнада Кама Тамагы һәм Актаныш районнарында 2 объект төзелеп беткән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы биналарын ремонтлау программасы тәмамланганчы 1 проценттан да кимрәк вакыт кала-Казандагы объектта эшләр төгәлләнә.
Хәрби комиссариатларга ремонт 96% ка, муниципаль архивларга - 75% ка, җәмәгать судьялары биналарына - 97% ка башкарылган. Росгвардия биналарын ремонтлау планнан 95% ка үтәлгән.