Татарстан Рәисе тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, комиссиянең даими әгъзалары, ведомство җитәкчеләре һәм архитектура җәмәгатьчелеге әгъзалары катнашты.

Казанның тарихи җирлеге территориясендә яңа төзелеш проектларын гамәлгә ашыру турында шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхфәтуллина сөйләде. Комиссия каравына 11 объект чыгарылган: торак объектлар, офис биналары, күпфункцияле комплекс һ.б. фикер алышу барышында Петербург урамындагы төзелеш проекты кире кагылган, калган тәкъдимнәр хуплау тапкан.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, раслана торган проектлар мәдәни мирас объектларының һәм кыйммәтле мохит объектларының сакланышын тәэмин итәргә, шулай ук территорияләрнең барлыкка килгән күренешен бозмаска тиеш. Шулай ук республика Рәисе катларны саклау зарурлыгына, ә торак төзегәндә социаль объектларның зарурлыгын исәпкә алырга кирәклегенә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International