Татарстан Республикасында 29 социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылган

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына Казанның «Салават Күпере» торак районында бу ел ахырына кадәр 880 фатирлы 6 социаль ипотека йортын төзеп бетерү планлаштырыла.

Яңа төзелешләр «Мәхәббәт» торак кварталында урнашачак һәм Дәүләт торак фондының торак программаларында катнашучылар өчен билгеләнәчәк. Аларның техник әзерлеге хәзерге вакытта 86% тан 96,4% ка кадәр.

Хәзерге вакытта йортларның бер өлешендә инженерлык челтәрләре монтажлана, эчке бизәү эшләре башкарыла, шулай ук территория төзекләндерелә. Моннан тыш фасад эшләре алып барыла.

 

«Мәхәббәт» торак комплексында 2003 фатирлы 14 алмаш катлы (10-18 катлы) йорт булачак. Аларның бишесе төзелеп беткән инде. Казанның 564 гаиләсе социаль ипотека шартлары буенча уңайлы торак алды.

Бүгенге көнгә Татарстанда гомуми мәйданы 126,2 мең кв. м булган 29 социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International