Воронеж өлкәсенең ТКХ һәм энергетика министры Республика Төзелеш министрлыгында булды

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Воронеж өлкәсенең торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика министры Евгений Бажанов җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында ТР Төзелеш министрлыгында булды. Очрашуны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин уздырды.

Очрашуда якларның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге тәҗрибәсе, аерым алганда, торак-коммуналь хуҗалык идарәсенең нәтиҗәле модельләре, коммуналь хезмәтләр өлкәсендә инновацион технологияләр кертү, шулай ук «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында шәһәр киңлекләрен төзекләндерүдә эш тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.

Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы республикада төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе эшчәнлеге турында киң мәгълүмат бирде. Ул шулай ук торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруны оештыру турында сөйләде.

 

Фикер алышуда заказчы хезмәтләре, Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты, Казан парклары һәм скверлары дирекциясе һәм Главтатдортранс вәкилләре катнашты.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова кунакларга Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча башкарыла торган эшләр һәм «Безнең ишегалды» республика программасы турында сөйләде.

Эш сәфәре барышында делегация вәкилләре Казанның Серов урамындагы бульварда булдылар, аны быел «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә төзекләндерделәр.

Моннан тыш, кунаклар Казанның Голубятников ур., 22, 24, 26, 26а йортлары адресы буенча урнашкан гомумйорт территориясен карадылар, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Голубятников ур., 22, 24, 26, 26а йортлары адресы буенча төзекләндерелде, шулай ук иң зур «Елмай» балалар паркында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International