Республикада торакны файдалануга тапшыру планы 92% ка үтәлгән, бу 2 млн 909 мең квадрат метр тәшкил итә, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Коммерцияле төзелеш тармагы буенча гомуми мәйданы 723 мең кв. м булган 115 күп фатирлы йортның 49% ы тапшырылган. Социаль ипотека буенча еллык план 78% ка үтәлгән. Быел тапшырырга планлаштырылган 56 йортның 29ы әзер. Аларның гомуми мәйданы - 126 мең кв. м. Хосусый торак төзелеше өлкәсендә 2 млн 60 мең кв. м мәйданлы 15 262 йорт файдалануга тапшырылган.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен 621 торак урын сатып алырга кирәк, шулардан 23 муниципаль берәмлектә 521 торак урынга 4 дәүләт контракты төзелгән.
«5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләр» категориясе буенча – 28 сертификатның 25е 2 300 кв.м мәйданга сатылган. Сертификат алган башка гаиләләр буенча Дәүләт торак фонды тарафыннан торак урыннары сайлау буенча эш алып барыла.
Агымдагы ел программасына кертелгән 84 яшь гаиләнең барысы да субсидия акчаларыннан файдаланган.