Алабугада канализациясез калган бер бурычлы кеше, бурычларын түләгән. Аның җылылык бирүчеләргә 21 мең сум бурычы булган. Аның фатпрында бүгенге кундә субүлгеч системасы эшли башлаган. Бу турыда бүген җылылык челтәре предприятиесендә хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшереп үтәбез, бер атна элек, коммунальчылар, ТКХ системасы өчен бурычы булган кешеләрнең фатирларына “КИТ” системасын урнаштыра башладылар. Махсус техника ярдәмендә алар түләмәүчеләрнең канализацияләрен ябалар. Хәзерге вакытта 20 фатирның субүлгече ябылган. Калган бурычлы кешеләр бурычларын әлегә кайтармаганнар. Шул ук вакытта,аларның кайберләре, белгечләрнең томалагычны мөстәкыйль рәвештә алу мөмкин түгел дигән сүзләренә карамастан, аны алу юлын тапканнар.
“Түләмәүчеләргә мондый юл булышмаячак. Һәр фатирны тикшерүне планлаштырабыз, томалагычларны алган кешеләрне административ җаваплылыкка тартачакбыз. Полиция һәм идарә компаниясе белән бергә рейдлар үткәрәчәкбез”, - ди Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесенең баш инженер урынбасары Рафаэль Сәләхов.
Шуны да әйтергә кирәк, нәкъ менә икенче тапкыр тикшерү нәтиҗәсендә системаны вату факты ачыкланды. “Без фатирларга кабаттан чыгып, тикшерәчәкбез,томалагычлар алынса, яңадан куячакбыз. Мондый эш урнаштырдым да оныттым дип түгел, ә системалы рәвештә барачак”, - дип сүз бирә коммунальчылар. Алар китобойларга ( томалагычларны алган бурычлыларны әнә шулай дип атыйлар) чын коммуналь сугыш игълан итәргә карар кылганнар.
Алабуга халкы, бурычлылар белән мондый көрәшкә төрлечә карыйлар: кемдер яклый, кемдер мондый чараны артык кырыс, дип уйлый, өченчеләре моның эффектив булмавын әйтә. Моннан тыш, гомумшәһәр планеркасының соңгы утырышында, район башлыгы Геннадий Емельянов, әлеге бурычлыларны табарга һәм аларның фамилияләрен шәһәрнең төп трибунасыннан яңгыратырга кушты.