Татарстанда 2 млн 921 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында торакны файдалануга тапшыру буенча гомуми план 93% ка үтәлгән, 2 млн 921 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. 

 

Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

 

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 50% ы диярлек тапшырылган: бу гомуми мәйданы 734 мең кв. м булган 118 күп фатирлы йорт.

 

Социаль ипотека өлешендә еллык план 78% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 29ы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 126 мең кв. м.

 

«Бу атнада Аксубайда 12 кв. торак йорт файдалануга тапшырылды. Алучылар арасында - ятим балалар, яшь гаиләләр, программа буенча исәптә торучы гражданнарның бюджет категорияләре, шулай ук 3 фатир аренда торагы буенча бүленәчәк», -дип билгеләп үтте Дамир Шәйдуллин.

 

Хосусый торак төзелеше өлешендә бүгенге көнгә 2 млн 60 мең кв. метр мәйданлы 15 262 йорт файдалануга тапшырылган.

 

Аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның икесе эштә кала. Ятим балалар өчен 621 торак бинаның бүген 23 муниципаль берәмлектә 521 торак бинага 4 дәүләт контракты төзелгән, 100 урынга республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан бишенче дәүләт контракты кысаларында аукцион игълан ителгән. «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясе буенча бүгенге көнгә 28 сертификатның 25е 2 300 кв. м мәйданга сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International