Республикада мәктәпкәчә гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау программасы тулысынча төгәлләнде

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Агымдагы атнада Менделеевск районында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын ремонтлау буенча республика программасы тулысынча төгәлләнде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

3 федераль һәм 4 республика программасыннан торган мәгариф өлкәсенә кергән 5 млрд сумнан артык 185 объект та тәмамланган. Болар - 21 балалар бакчасы, 51 мәктәп һәм белем бирү үзәге, 94 азык-төлек блогы, 4 ресурс үзәге һәм 15 урта махсус уку йорты тулай торагы.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча өч федераль һәм республика программасына кергән 138 объектның 17се буенча эшләр дәвам итә. Бу Кама Аланындагы поликлиника. («Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла), анда эшләр төгәлләнгән диярлек. Узган 2 атнада Түбән Камада поликлиника тапшырылды.

16 объект стационарларны ремонтлау программасы буенча подрядчыларда эшли, аларның үтәлеше 92% ка бәяләнә. Узган ике атнада Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә берәр объект төзелеп бетте.

«Яшьләр сәясәте» тармагында 28 объекттан 4 яшьләр үзәге буенча эшләр дәвам итә – программаның гомуми үтәлеше 64% тәшкил итә. Соңгы ике атнада Тукай районындагы объектта эшләр төгәлләнде.

6 балаларны савыктыру лагере буенча эш күләме 82% ка төгәлләнгән. Казанда бер объект яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы буенча эштә кала. Аның буенча үтәлеш 45% тәшкил итә.

«Мәдәният» тармагының 24 объектын ремонтлау буенча 5 балалар сәнгать мәктәбеннән бары тик Мамадыш шәһәрендәге объект кына эштә кала. Аның буенча үтәлеш 98% тәшкил итә. 19 мәдәни объектның 6сында төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Аларның гомуми күләме 97% ка җиткән. Соңгы ике атнада Лениногорск районында объект төзелеп беткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International