Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы төзелеше барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар озата йөрде.
Башта Рөстәм Миңнехановка театр бинасы янындагы территорияне төзекләндерү турында сөйләделәр. Карау барышында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина аңлатмалар бирде. Театр янында яр буендагы парк мохите барлыкка киләчәк. Бу театрның әйләнә-тирә мохит белән үзара хезмәттәшлегенең яңа мөмкинлекләрен һәм форматларын бирәчәк. Тирә-яктагы территория төрле функциональ урыннарга бүленгән. Бина каршында - Театр мәйданы урнашкан. Ачык мәйдан Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатыннан туп-туры театр ишегенә алып барачак.
Яр буена якынрак театр бакчасы җәеләчәк, аның аша туп-туры су янына чыгарга мөмкин булачак. Бакчада төрле мәйданчыклары булган 170 метр озынлыктагы махсус сукмак салынган. Су ягыннан театр буйлап «тамаша» зоналары урнашачак. Монда ук театр труппаларының урам чыгышлары һәм башка форматтагы вакыйгалар өчен билгеләнгән ачык театр сәхнәсе урнашкан. Шулай ук театр янындагы территориядә балалар өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.
Аннары Татарстан Рәисе театр комплексының әзерлеген бәяләде. Бинада берничә зал, креатив-белем бирү лабораторияләре, иҗтимагый зона, шулай ук репетиция һәм административ бүлмәләр каралган. Бүген биредә бизәү эшләре дәвам итә, залларда җиһазлар урнаштырыла. Театр биналарын бизәгәндә татар мәдәнияте өчен традицион образлар кулланыла. Төзүчеләр белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов сроклар артыннан кумаска, башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә чакырды. «Бу безнең шәһәр өчен әһәмиятле объект. Шуңа күрә сыйфат барысыннан да өстен булырга тиеш!»- дип ассызыклады республика Рәисе.
Камал театрының яңа бинасын төзү Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары арасындагы янәшәдәге кварталны комплекслы төзекләндерүгә этәргеч булды. 2024 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча биредә 20 ишегалды төзекләндерелгән. Төзелеш эшләре барышында җәяүлеләр зоналары зурайтылды, яктырту яхшыртылды, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды, шулай ук төп объектларга-балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм җәмәгать транспорты тукталышларына уңайлы маршрутлар булдырылды.