2013 елның 24 октябрендә Калининградта “Гражданнарның яшәешенә уңай шартлар тудыру максатыннан торак-коммуналь хуҗалык белән эффектив идарә итү” дип аталган Бөтенроссия киңәшмәсенең эше башланды. Бөтенроссия киңәшмәсенен оештыручылар булып, дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд, Россия Федерациясенең торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча Федераль собраниянең Дәүләт Думасы Комитеты, Калининград өлкәсе Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча Эксперт советының Эшче төркеме тора.
Киңәшмәдә хакимиятнең федераль орган вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль оешмаларның башлыклары, торак-коммуналь предприятиеләр, фәнни, проект оешмалары, материаллар һәм технологик җиһазлар, шул исәптән торак-коомуналь хуҗалык өчен кирәк булган энергияне саклый һәм энергоэффектив җитештерә торган компаниеләрнең җитәкчеләре каташты. Татарстанны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тәкъдим итә.
Форум эшен “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ системасын формалаштыру” дигән киңәшмә ачып җибәрде. Әлеге чараны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Дмитрий Козак үткәрде.
Аннан соң федераль һәм региональ ММЧ катнашында, гражданнарга ТКХ өлкәсендәге хокуклары һәм бурычлары турында хәбәр итеп тору сораулары буенча “түгәрәк өстәл” булды. Әлеге чараның модераторы булып, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча Эксперт советының Эшче төркем җитәкчесе, “ЖКХ Развитие” НП башкарма директоры Андрей Чибис торды.
Бөтенроссия киңәшмәсе эшенең беренче көне пленар утырышны һәм торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча Дәүләт Думасы Комитеты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча Эксперт советы Эшче төркеменең “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ системасын формалаштыру”дип аталган уртак күчмә киңәшмәсен япты.