Татарстанда 2024 елның 9 ноябренә торакны файдалануга тапшыру планы 97% ка үтәлгән - 3 млн 57 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Әлеге мәгълүматны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 51% ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 747 мең кв.м булган 126 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека буенча еллык план 78% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 29ы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы – 126 мең кв. м. Хосусый торак төзелеше линиясе буенча 2 млн 183 мең кв. метр мәйданлы 16 175 йорт файдалануга тапшырылган.