14-15 ноябрьдә «Казан Экспо» МВЦда «Ребус. Агломерацияләр: Тәҗрибә. Мөмкинлек. Сынаулар». Быел форум 23 илдән, шул исәптән Кытай, Согуд Гарәбстаны, Бразилия һәм Катардан, шулай ук Россия Федерациясенең 60 субъектыннан катнашучыларны җыеп, халыкара форматка ия булачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
Форумның төп бурычлары арасында – агломерацияләр мастерпланнарын кертү, мәнфәгатьләрне килештерүгә якын килү мәсьәләләре буенча уртак фикер алышу. Гомумән алганда, 17 сессия кысаларында 80 гә якын эксперт чыгыш ясаячак. Пленар утырыш 14 ноябрьдә була.
Быелгы барлык чаралар агломерацияләргә, аларны үстерү мәсьәләләренә, терәк шәһәрләрнең нәтиҗәле стратегияләрен эшләүгә багышланган. Аерым фикер алышуга проектларны гамәлгә ашыру, регионнар һәм шәһәрләр тормышына эшләнмәләрне кертү мәсьәләләре чыгарылачак.
Сессияләрнең берсе агломерацияне закон чыгару кырына кертү темасына багышланачак. «Агломерация процесслары котылгысыз. Бу тренд яки модага иярү генә түгел. Бу безнең илдә һәм чит илләрдә территорияләрнең табигый үсеше. Моңа очраклы рәвештә генә зур игътибар бирелми»,-дип билгеләп үтте брифингта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев.
Моннан тыш, «Ребус. Агломерацияләр: Тәҗрибә. Мөмкинлек. Сынаулар «РОСТКИ» форумы белән бер мәйданчыкта үткәреләчәк, аның чараларын да карарга мөмкин булачак.
2024 елда форумның характеры гамәли булачак, бәхәсләр нәтиҗәсе шәһәрләрне стратегик үстерүнең конкрет карарлары һәм инструментлары булачак. Нәтиҗәләр алга таба куллану максатыннан дәүләт дәрәҗәсендә фикер алышуга чыгарылачак.
Форумның тулы программасы белән сайтта танышырга мөмкин.