Казанда төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сорауларын тикшерделәр

2013 елның 25 октябре, җомга

Бүген Казан шәһәренең хезмәт Сараенда Татарстан республика оешмасы ( Россия төзүчеләр Профсоюзы) Башкарма комитеты, “Татарстан Республикасы төзүчеләр Союзы” РООР һәм эшче төркемнең төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы  сораулары буенча, “Предприятие һәм оешмаларны 2013-2014 елларның көзге-кышкы чорында эшләүгә әзерлек  буенча чаралар үтәлешенең барышы, ТРның төзелеш тармагында җитештерү травматизмының торышы һәм аларны кисәтү чаралары” дигән темага уртак утырышы булды.

Әлеге чара Татарстан республика оешмасы ( Россия төзүчеләр Профсоюзы), “Татарстан Республикасы төзүчеләр Союзы” РООР һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Утырыш эшендә төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев катнашты. Ул “Төзелеш комплексының 2012 елдагы эшчәнлеге һәм 2014 елга перспективалар” дигән доклад белән чыгыш ясады.

Чара барышында, шулай ук, республика оешмасының (Россия төзүчеләр Профсоюзы) баш хезмәт техник инспекторы П.В. Глебов, Дәүләт торак инспекциясенең ТР буенча җитәкче урынбасары И.Г. Мөхәмәтшин, “ТР төзүчеләр бердәмлеге” СРО РНП директоры урынбасары М.В. Ризванов, КДАСУ проректоры, профессор, куркынычсызлык һәм хокуклар кафедрасы мөдире  Д.К. Шәрәфетдинов, шулай ук төзелеш тармагындагы оешмаларның вәкилләре доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International