Татарстан күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы лидерлары арасына керде

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы 2024 елда ремонтланган күп фатирлы йортлар саны буенча илдә бишенче урында тора.

 

Быел иң күп йорт Мәскәүдә ремонтланган — 2711, Мәскәү өлкәсендә — 2201, Санкт-Петербургта — 1136, Самара өлкәсендә — 729.

 

Татарстанда бүгенгә 711 йортка капиталь ремонт ясалган, 7 муниципаль берәмлек буенча 38 йортта төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә.

 

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин мәгълүматлары буенча, гыйнвардан октябрьгә кадәр илдә гомуми мәйданы 92,3 миллион квадрат метр булган 22 меңнән артык торак бина яңартылган. Башкарыла торган эш торак фондын норматив хәлдә тотарга һәм объектларның хезмәт итү вакытын озайтырга ярдәм итә.

 

«Ел башыннан төбәк программалары ярдәмендә 92,3 млн кв. м мәйданлы 22 376 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Ремонтланган йортларда 3,5 миллионнан артык кеше яши», - дип төгәлләде Хөкүмәт Рәисе урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International