Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 97% ка үтәлгән – 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылды

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 97% ка үтәлгән – 3 млн 65 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 51% ы тапшырылуын искәртте: бу гомуми мәйданы 747 мең кв. м булган 126 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека өлешендә еллык план 83% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 30ы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 134 мең кв. м.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 2 млн 183 мең кв. метр мәйданлы 16 175 йорт файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International