Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы төгәлләнә

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

тәмамлануы һәм киләсе елга планнар турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Наилә Зиннәтуллина киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын программа кысаларында документларны әзерләү һәм тапшыру темпларына юнәлтте. Юл эшләре буенча документлар 67% ка, яктырту җайланмалары буенча – 61% ка, җиһазлар урнаштыру буенча – 97% ка тапшырылган.

Наилә Зиннәтуллина сүзләренә караганда, юл эшләре буенча башкарма документларны тапшыруны 25 муниципаль район тәмамлаган, документларны тапшыру эше Казанда, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында дәвам итә. Баулы, Нурлат, Сарман, Тәтеш кебек районнар тапшыруга керешмәде.

Инде төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен кабул итүгә килгәндә, бүген 809 ишегалды кабул ителгән (2024 елда төзекләндерүгә 835 ишегалды планлаштырылган).

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, республикада 2025 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләргә әзерлек бара. Бу максатларга 10 млрд сум бүлеп бирелгән. 16 муниципаль берәмлектә 675 территорияне төзекләндерү күздә тотыла. Исемлекләр төзелгән, килештерүнең соңгы этабы бара.

Җиһазлар сатып алу һәм төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләү 2025 елның март ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында лимитлар билгеләнгән, һәм төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп оештыру һәм үткәрү мөһим. Ул ишегалларын төзекләндерүне җәйге сезонда төгәлләргә кирәклегенә игътибар итте. «Бу бик мөһим, - диде ул. - Җәй көне үк кешеләр үзләренең төзек ишегалларыннан уңайлылыгын тойсыннар».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International