Татарстан Республикасында 24 октябрь торышына, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең күләме еллык лимитның 99,8% тәшкил итә. 33 муниципаль оешмада капитал капиталь ремонт буенча эшләр тулысынча тәмамланган. Бу турыда бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Әлеге киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, әлеге чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 842 йортның 831ендә капиталь ремонт буенча эшләр тәмамланган. Шулар арасыннан 665 күп фатирлы торак йорт Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан кабул ителгән. ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт эшләренә 75% күләмендәге чараларны милекчеләр бүлеп биргән. Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауның 2014 ел программаларына килгәндә исә, ул 4,709 млрд. сум күләмендә формалашкан ( хисаплау приборлары һәм лизинг түләүләреннән башка).Татарстан Республикасында мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләрнең төп күләме 160 гомуми белем бирү һәм 7 коррекцион мәктәптә тәмамланган. 2014 елда 160 мәктәпне ( 152 гомуми белем бирү һәм 8 коррекцион) ремонт белән колачлау көтелә, аның суммасы 2,5 млрд. сум. “Чиста су” республика программасын тормышка ашыру кысаларында, газификация Фонды тарафыннан 100% суүткәргеч салынган ( 286,2 км.). 2013 ел планыннан артезиан сважинасының 100% (25 сваңин) борауланган. 2013 елның 24 октябре торышына, газификация Фонды тарафыннан барлык 3 мең 295 ике контурлы казан да файдалануга тапшырылган ( еллык күләмнең 100%). ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры “Халык контроле” дигән мәгълүмат системасының күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау, әйләнә-тирә территорияләрен төзекләндерү, йөрергә комачаулаган автомобиль парковкалары сораулары буенча халык зары һәм тәкъдиме бүлеге эшчәнлеге турында тулырак сөйләде. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков район башлыкларына балалар бакчалары төзү программасына игътибар итәргә кушты. Ул билгеләп киткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан, 2014 елның 1 гыйнварына кадәр киләсе ел төзелеш программалары буенча кирәкле барлык документацияне әзерләү бурычы куелды.