Татарстан Республикасында торак төзү максаты өчен билгеләнгән җир участогына мөнәсәбәттә “РЖС” Фонды “голландский” аукцион үткәрә

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

29 октябрь көнне “РЖС” Фондының  Казан шәһәренең көньяк өлешендә, Идел буе районы территориясендә урнашкан 63,08 га мәйданлы җир участогын үзләштерү юллары буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашу өчен Татарстан Республикасына торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд делегацисе килә.

Җир участогы торак , шулай ук эконом сыйныфлы торак төзү максатыннан территорияләрне комплекслы үзләштерү өчен билгеләнгән.

Төзүчече тарафыннан, гражданнарның аерым категорияләренә теркәлгән бәядә сату буенча йөкәмәне кабул итеп, эконом сыйныфлы торак төзү максатыннан, җир участогыннан түләүсез куллану килешүе төзү хокукын сату буенча аукцион 2013 елның 7 ноябрендә булачак.

Түгәрәк өстәлдә республиканың башкарма хакимият органнары, Казан шәһәре администрациясе вәкилләре, ресурс белән тәэмин итүче, төзүче оешмалар, банкларның җитәкчеләре катнашачак.

Түгәрәк өстәл 2013 елның 29 октябрендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, түбәндәге адрес буеча булачак: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International