Республикада торак тапшыру буенча планлы йөкләмәләр үтәлде - 3 млн 200 мең кв.м. файдалануга тапшырылды. Ел ахырына якынча 3 млн 450 мең кв. м. торак тапшыру планлаштырыла, бу былтыргы торакны файдалануга тапшыру дәрәҗәсеннән артып китәчәк. Бу хакта киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Социаль ипотека линиясе буенча еллык план 88% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 31е тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 142 мең кв. м.
Шәхси торак төзелеше өлешендә бүгенге көнгә 2 млн 300 мең кв. м мәйданлы 17037 йорт файдалануга тапшырылган.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 80% ы: гомуми мәйданы 756 мең кв. м булган 128 күп фатирлы йорт тапшырылган.