Казанда «Алма – Бирмә» коррупциягә каршы форумы узды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында ачык фикер алышу форматында «Алма-Бирмә» коррупциягә каршы республика форумы узды. Республика форумы Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган.

Чара коррупциягә каршы көрәш эшендә һәркемнең – Хөкүмәт институтларының, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, бизнес-бергәлекләр, фәнни даирәләр, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре һәм оешмалары вәкилләренең хокукларын һәм бурычларын ассызыклауга юнәлдерелгән.

Форумга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, әйдәп баручы фәнни һәм җәмәгать эшлеклеләре, югары уку йортлары ректорлары һәм укытучылары, депутатлар корпусы, дәүләт органнары һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары, эре предприятиеләр, бизнес-бергәлекләр, дини конфессияләр вәкилләре, журналистлар һәм студентларның коррупциягә каршы комиссияләре активистлары җыелды.

Чара барышында коррупциягә каршы профилактик эш нәтиҗәләре, «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен цифрлаштыруны кертү, коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп юнәлешләр турында фикер алыштылар.

Форум азагында коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне һәм үткәрелә торган чараларның активистларын бүләкләделәр.

Шул исәптән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге әйдәүче киңәшчесе Энҗе Батеряковага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International