Татарстан Республикасында арзан һәм уңайлы торак төзеләчәк

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

2013 елның 29 октябрендә, торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд делегациясенең Татарстан Республикасына булган визиты кысаларында, торак төзү максатларында, Татарстан Республикасы территорияләрен комплекслы үзләштерү юлларын формалаштыру буенча киңәшмә булды. 

Киңәшмәдә “РЖС” Фонды, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, Казан шәһәре администрациясе вәкилләре, төзелеш оешмалары, банкларның җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан, торак төзү максатларында, Татарстан Республикасы территорияләрен комплекслы үзләштерү,  яшәү шартларын яхшырту максатыннан гражданнары торак белән тәэмин итү, социаль һәм башка структураны үстерүнең төп сораулары тикшерелде.

“РЖС” Фонды генераль директорының беренче урынбасары Алексей Фурсин билгеләп үткәнчә, приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып, социаль проектларны үстерү тора. Бүгенге көндә, “РЖС”Фонды катнашында, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан, “Горсоветская” дәүләт ярдәме белән,Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре өчен торак-төзелеш кооперативы  барлыкка китерү проекты тормышка аша.

Алексей Фурсин сүзләренә караганда, Фонд, якын арада, дәүләт ярдәменә мохтаж булган аерым категория гражданнар өчен арзан һәм уңайлы торак төзү максатыннан тагын бер җир участогы тәкъдим итү планлаштырыла,  2013 елның 7 ноябрендә, “РЖС” Фонды, “РЖС” Фондының  Казан шәһәренең көньяк өлешендә, Идел буе районы территориясендә урнашкан 63,08 га мәйданлы җир участогына мөнәсәбәттә, Төзүчече тарафыннан, гражданнарның аерым категорияләренә теркәлгән бәядә сату буенча йөкәмәне кабул итеп, эконом сыйныфлы торак төзү максатыннан, җир участогыннан түләүсез куллану килешүе төзү хокукын сату буенча аукцион булачак.

Әлеге проект, гомуми мәйданы 221 760 кв. метрдан ким булмаган (57 күп фатирлы йорттагы 4 200 фатирдан да ким түгел, шул исәптән 1 680 бер бүлмәле, 1 680 ике бүлмәле, 840 өч бүлмәле фатирлар) эконом класслы күп фатирлы йортлар төзүне планлаштыра. Шул ук вакытта, төзелештәге эконом класслы торак өлеше  100%ны тәшкил итәчәк.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда,  бүгенге көндә Татарстан Республикасы өчен 1 кв. метр торакның  расланган уртача базар бәясе 31 080,12 сумны тәшкил итә. Шул ук вакытта җир участогы түләүсез ашыгыч файдалану килешүе буенча бирелә.

Бәйге документациясе нигезендә, төзүче, төзелеш вакытында, энергияне саклау буенча заманча технологияләр – гомуми кулланыла торган урыннарны  һәм йорт алдындагы территорияләрне энергияне саклый торган яктырту приборлары, гоммуми кулланыла торган урыннарны, беренче икесеннән ким булмаган, энергетик эффектив класслы җылыту приборлары  белән җиһазларга тиеш була.

Проекты тормышка ашыру нәтиҗәләрендә барлыкка килгән фатирлар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 октябреннән 1099 нче номерлы карары билгеләгән аерым категория гражданнарга бирелә, һәм бәясе аукционда билгеләнгәннән артык булырга тиеш түгел.

2013 ел ахырына кадәр, “РЖС” Фонды, шулай ук, татарстан республикасы Лаеш районы Столбище авыл җирлегендә урнашкан һәм технопарк барлыкка китерү өчен билгеләнгән, гомуми мәйданы  314,71 га булган җир участогын да  әйләнешкә кертергә планлаштыра.

Белешмә:

Татарстан Республикасы территориясендә, “РЖС” Фонды тарафыннан, торак төзү буенча, гомуми мәйданы 89,5 га булган 6 җир участогында  6 проект тормышка ашырыла.

321,661 мең кв. метр, хәзерге вакытта, планлаштыру документациясен эшкәртү, проектлаштыру, торак төзү һәм объектларны файдалануга тапшыру баскычында тора. Торак төзелеше проектындагы эконом класслы торакның өлеше кимендә 64% тәшкил итә, аз катлы торакның өлешен, территорияне планлаштыру  буенча эшләнелә торган документация билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International