Дәүләт торак фонды Казанның 112 гаиләсен яңа торак белән тәэмин итте

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның «Салават Күпере» торак районының «Мәхәббәт» торак комплексында 112 фатирлы йортка күчү башланды.

Социаль ипотеканың республика программасы кысаларында төзелгән яңа бинада бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруга инвестицияләр керткән предприятиеләр хезмәткәрләре, грант алучы табиб, яшь һәм күп балалы гаиләләр, шулай ук ятим балалар үзләренең торак шартларын яхшыртты. Бу «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен — гражданнарыбызны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итүне үтәргә мөмкинлек бирде.

Йортта ике подъезд һәм 8 торак кат бар. Андагы барлык фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, суны, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан ук укуның автомат системасы белән җиһазландырылган.

Тиздән Дәүләт торак фонды үзенең торак программаларында катнашучыларга 768 фатирлы тагын биш йортны «Мәхәббәт» торак комплексына тапшырырга планлаштыра. Якындагы өй туе 20 декабрьгә планлаштырылган. Булачак фатирларыннан ачкычларны И.Шакиров проспекты, 24 адресы буенча урнашкан 168 фатирлы йортта яшәүчеләр алачак.

Бер үк вакытта торак районда 559 фатирлы өч йорт төзелеше дәвам итә. Аларның техник әзерлеге хәзерге вакытта 51,5 % тан 75 % ка кадәр.

«Мәхәббәт» торак комплексында 2003 фатирлы 14 алмаш катлы (10-18 катлы) йорт булачак. 564 фатирлы биш йорт 2023 ел ахырында һәм 2024 ел башында ук файдалануга тапшырылган.

«Мәхәббәт» заманча урбанистик таләпләрне исәпкә алып проектланган – бу гомуми файдаланудагы уңайлы урыннар да, машинасыз ишегаллары да, яшь буенча ял итү зоналары да, тыныч ял итү өчен дә, шау-шулы уеннар өчен дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International