Казанда реконструкциядән соң биологик чистарту корылмалары (БЧК) файдалануга тапшырылды. Чистарту корылмаларында эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында башкарылды.
Казанда чистарту корылмалары 1974-1996 елларда чиратлап файдалануга тапшырылды. Аларның проект җитештерүчәнлеге – тәүлегенә 650 мең кубометр. Вакыт узу белән экология һәм санитария нормаларына таләпләр үзгәрде һәм аларны реновацияләү зарурлыгы котылгысыз булды.
Әлеге масштаблы реконструкцияне гамәлгә ашыру XX гасырда файдалануга тапшырылган 50дән артык объектны яңартырга гына түгел, ә 13 яңа заманча объект төзергә, агып төшкән суларны чистарту өчен кулланыла торган җиһазларны модернизацияләргә, эш процессларын автоматлаштыру юлы белән механик һәм биологик чистарту этапларын камилләштерергә мөмкинлек бирде, бу исә агып төшкән суларны чистарту күрсәткечләренең яхшыруына китерде.
Объектның милекчесе – Казан шәһәре Башкарма комитеты, куллана торган оешма – «Водоканал» МУП.