Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар!
Тиздән яңа 2025 ел килеп җитәчәк. Традиция буенча бу вакытта без нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәккә планнар төзибез.
Узып барган ел Татарстанның төзелеш комплексы өчен җиңел булмады. Шуңа да карамастан, без барыбыз да куелган бурычларны уңышлы үтәдек.
Республикада рекордлы санда торак сафка бастырылды, 3,6 меңнән артык социаль-мәдәни объект төзелде һәм ремонтланды. Татарстанда төзекләндерелгән парклар һәм скверлар, ишегалды территорияләре, инженерлык инфраструктурасы объектлары тагын да күбрәк. 2024 ел безгә «Елмай» балалар паркы һәм Г.Камал исемендәге театрының яңа бинасы төзелүе белән истәлекле булачак.
Без шәһәр төзелеше өлкәсендәге сынауларны лаеклы үтәдек. Ел дәвамында министрлык тарафыннан тапшырылган шәһәр төзелеше вәкаләтләре кысаларында республикада яшәүчеләрдән 23 мең гариза каралган.
Киләсе елда төзүчеләр алдында «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча яңа бурычлар туа. Республика һәм башка федераль программалар буенча эшләр дәвам итәчәк. Ышанам ки, безнең профессиональ команда белән без куелган барлык бурычларны да үтәрбез.
Кадерле дуслар!
Сезне Яңа ел уңаеннан чын күңелдән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, изге теләкләрегезнең тормышка ашуын, бәхет һәм иминлек телим. Киләсе ел ышанычлы үсеш чоры булсын һәм шатлыклы вакыйгаларга бай булсын.