Быел ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 6 илкүләм проектны һәм 4 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителәчәк, шул уңайдан16 млрд сумлык 343 объект төзелеше һәм ремонтлау мониторингы булачак, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Айзатуллин ачыклык керткәнчә, профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән барлык килешүләр дә төзелгән.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында финанслау лимиты 3,2 млрд сум булган «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Моннан тыш, агымдагы елда республика бюджетыннан 10 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелде, алар коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.
51 объект «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проектына керә. Бу парклар һәм скверлар, аларның 7се Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңде. Тагын 10 объект республика программасы кысаларында төзекләндереләчәк. Шулай итеп, барлыгы 61 җәмәгать урынын төзекләндерү планлаштырыла.
«Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча «Россия суы» федераль проекты кысаларында агымдагы елга 1 млрд сум лимит белән Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итәчәк.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына 189 объект кергән, алар «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бу 151 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау. Һәм 38 төзелеш объекты, шуларның икесе-гомуми практика табиблары офисы, ике поликлиника һәм 34 фельдшер-акушерлык пункты. Тагын 13 ФАП республика программасы буенча төзеләчәк.
«Гаилә» илкүләм проектында 12 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар өч федераль проектка керә. Бу:
- «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яшел Үзән районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзүне дәвам итү;
- «Гаиләгә ярдәм» федераль проекты кысаларында ике балалар бакчасы төзү, шулай ук ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясау. Моннан тыш, республика программасы кысаларында 9 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
- «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты буенча ике китапханә, бер музей, ике авыл мәдәният йорты, бер театр һәм балалар сәнгать мәктәбе ремонтланачак. Шулай ук аларга республика программасы буенча 17 мәдәният объекты һәм ике балалар сәнгать мәктәбе өстәлә.
2025 елга «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты паспорты белән федераль проект кысаларында 12 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла «Балаларга иң яхшысы» – 2 мәктәп төзү һәм 10 мәктәпкә капиталь ремонт ясау. Тагын егерме бер мәктәп республика программасы кысаларында ремонтланачак.
2 объект «Проффесионалитет» федераль проекты кысаларында каралган. Бу бер көллияткә капиталь ремонт ясау, аңа республика программасы буенча 7 ресурс үзәге өстәлә. Һәм бер тулай торак. Шулай ук республика программасы буенча өч тулай торакны ремонтлау планлаштырыла.
«Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында Казан шәһәренең Химиклар мәдәният сарае базасында Яшьләр үзәген ремонтлау планлаштырыла. Тагын 7 яшьләр үзәген ремонтлау республика программасы буенча каралган.
2025 елга «Кадрлар» илкүләм проекты паспорты «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итүнең 50 үзәгенә капиталь ремонт ясауны үз эченә ала.
Дәүләт программаларына килгәндә, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасына быел 21 объект кергән. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча 8 муниципалитетта 12 социаль объект төзү һәм ремонтлау планлаштырылган. Шулардан – мәгариф тармагы буенча 6 объект, 3-КФҮ, һәм сәламәтлек саклау, яшьләр һәм мәдәният өлкәләрендә берәр объект. Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында югары тизлекле интернет линияләре төзү һәм Буа, Саба, Минзәлә һәм Әгерҗе районнарында 5 инженерлык челтәре объекты төзү.
«Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм йорт биләмәләрен төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру» федераль проекты буенча Лаеш, Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында компакт торак төзелеше өчен 3 мәйданчык комплекслы төзекләндереләчәк.
«Су басудан һәм башка тискәре йогынтылардан саклау һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында Биектау районының Шуман авылында гидротехник корылмага капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Тагын егерме бер объект республика өлешенә керде.
«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Бизнес-спринт» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында «акыллы» спорт мәйданчыклары булдыру өчен җиһазлар сатып алына һәм «Физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Казан шәһәрендә футболны үстерү үзәге төзелеше дәвам итә.
«Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы буенча Казан шәһәрендә Боратынский исемендәге музейны ремонтлау планлаштырыла.