2025 елга торакны файдалануга тапшыру буенча минималь план-3 миллион 260 мең квадрат метр. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, муниципаль берәмлекләр буенча 2025 елга план төзелгән һәм расланган.
Шуның 1 млн 416 мең кв. м. индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча файдалануга тапшырылачак.
1 млн 683 мең кв.м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 162 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча тапшырылачак. Бу республиканың 29 районында 142 йорт.
Узган елдагы кебек үк, аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Агымдагы елда 930 ятим бала, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 24 күпбалалы гаилә, 66 яшь гаилә һәм 3 гаилә мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльлеләр алачак.