Казанда «Кече Ватан — Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне узачак

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2025 елның 29-30 гыйнварында Казанда «Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне узачак. Чараның темасы - яшәү өчен уңайлы мохит булдыру.

Форум Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узачак. 400гә якын белгечне җыячак, шул исәптән муниципалитетлар, архитекторлар, проектлаучылар һәм урбанистика өлкәсендәге экспертлар вәкилләрен дә.

Форумны Россия Федерациясе Президенты Администрациясе ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) оештыра. «Яшәү өчен уңайлы мохит» төбәк көнен оештыруда ТР Хөкүмәте катнаша.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген ассызыклады: «Җәмәгать урыннарын үстерү программасының ун еллыгы елында без бөтен илдән кунаклар кабул итүгә шатбыз. Уртак тырышлык Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр өчен тигез шартлар тудырырга ярдәм итәчәк, аларның уникальлеген саклап калачак».

Форум шәһәрләр һәм бистәләр үсеше стратегияләре, инфраструктураны яхшырту һәм яңа технологияләр кертү буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак. Программа ишегалларын төзекләндерү, дизайн-кодлар эшләү, иҗтимагый киңлекләрне эксплуатацияләү һәм аларның тормыш сыйфатына йогынтысын бәяләү буенча сессияләрне үз эченә ала. Дискуссияләрдә федераль һәм төбәк экспертлары катнашачак.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә: «Быел форумның төбәк көне Казанда узуына без бик шат, чөнки Татарстан иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү программасына нигез салучы булып тора. 10 ел эчендә без зур нәтиҗәләргә ирештек һәм тәҗрибә тупладык, аны башка төбәкләр белән уртаклашырга вакыт җитте. Татарстанда зур шәһәрләрдә дә, кече җирлекләрдә дә гомуми суммасы 33 миллиард сумнан артыграк булган 400дән артык җәмәгать урыннары төзелде яки яңартылды.»

«Кече Ватан-Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумының рәсми сайты: форуммалаяродина.рф

Татарстан Республикасында төбәк көненең рәсми сайты, анда чара программасы, спикерлар һәм форумның төп вакыйгалары турында җентекләбрәк белергә мөмкин: татарстан.форуммалаяродина.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International