Килдебәк авылында яшәүче Шакирова Бибикамал Шәяхмәт кызы 1918 елның 2 ноябрендә Килдебәк авылында туа. Үзене 95 яшьлек юбилеене ул, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хатыннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән яңа йортта каршы ала.
Үзенең булачак ире белән Бибикамал апа Кизилдә таныша, 1939 елда өйләнешәләр. Икесе дә химзаводта эшлиләр. Сугыш алдыннан ире, Бибикамал апаны, кызы белән бергә туган авылына кайтарып җибәрә. Ул үзе Чирмешән районының Лашман авылыннан була. Сугыш вакытында элемтәче булып эшли. Ике тапкыр тирән яралана. Казан госпиталендә аягын ампутацияләгәннән соң, Килдебәккә кайта.
Бибикамал апа, лаеклы ялга чыкканга кадәр колхозда төрле эштә эшли. Тылдагы хезмәте өчен “Батырларча хезмәте өчен” медале, күп кенә юбилей медалләре белән бүләкләнә.