Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруга тагын 3 млрд сум бүлеп бирелгән. Хәзер муниципаль берәмлекләр белән берлектә программага кертү өчен йортлар исемлеге төзелә.
Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Марат Айзатуллин үз чыгышында искә төшергәнчә, узган елда 42 муниципалитетта 715 йорт күләмендә 7 млрд 341 млн сумлык объект исемлеге төзелгән.
Бүгенге көндә ТКХ Фонды тарафыннан электрон аукционнар үткәрү эше оештырылган. 184 йортта подряд оешмалары билгеләнгән, шуларның 115е - лифт җиһазларын алыштыру һәм 69ы төзелеш-монтаж эшләрен башкару буенча.