Марат Айзатуллин: Тулаем төбәк продуктында төзелеш комплексының өлеше якынча 8 %

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Тулай төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше 8% чамасы тәшкил итте, дип хәбәр итте бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомство коллегиясе утырышында.

Бүген Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

2024 елда төзелеш комплексының эш нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнар турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.

Ведомство башлыгы үз чыгышында билгеләп үткәнчә, «төзелеш» эшчәнлеге төре буенча эш күләме 13% ка арткан, чагыштырма бәяләрдә 880 млрд сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, 2019 ел нәтиҗәләре буенча – илкүләм проектларны гамәлгә ашыру башланган вакытта ул 364 млрд. иде.

Күрсәтелгән хезмәтләр күләмен торак-коммуналь комплексын оештыру да арттырды – 12,5% өстәлде.

«Кызганыч, 2 ел рәттән хезмәткәрләр саны буенча тискәре динамика күзәтелә, бигрәк тә төзелеш тармагында. Кадрлар кытлыгын статистика раслый: бу 13,5 мең вакансия, шуларның 13 меңе төзелештә», – диде Марат Айзатуллин. 

Узган ел республиканың мәгариф оешмалары төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармаклары өчен 5700дән артык белгеч әзерләгән. Компанияләр кадрларга ихтыяҗ фаразын формалаштыруда турыдан-туры катнаша. Төп бурыч – яшьләрне җәлеп итү, аларны тармакта саклап калу һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрү юнәлешендә эшләү.

Шундый инструментларның берсе, министр сүзләренчә, халыкара төзелеш чемпионаты. Хисап елында Татарстан җыелма командасы 7 номинациядә 4 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль алып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International