Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте.
2024 ел нәтиҗәләре буенча министрлыкка тапшырылган шәһәр төзелеше вәкаләтләре кысаларында 24 846 мөрәҗәгать кергән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 40% ка күбрәк.
Марат Айзатуллин искә төшергәнчә, республика территориясендә бердәм шәһәр төзелеше сәясәтен формалаштыру өчен 2024 елның 1 гыйнварыннан Төзелеш министрлыгына бу өлкәдә муниципалитетларның 12 вәкаләте тапшырылган. Бүгенге көндә аларның 6сы дәүләт хезмәте булып тора.
Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә киләчәкне билгели торган төп документ булып өч агломерациянең (Казан, Кама һәм Әлмәт) социаль-икътисади һәм пространство үсешенең комплекслы схемасы тора.
Казан агломерациясе буенча аны раслауга әзерлек 2024 елда эшләнгән мастер-план нәтиҗәләре буенча алып барыла. Эшләнгән материаллар инде аерым тармак документларын һәм карарларын әзерләгәндә кулланыла.
Кама агломерациясе буенча комплекслы схеманы эшләү төгәлләнеп килә һәм 2025 елның беренче кварталында раслау планлаштырыла.
Әлмәт агломерациясе буенча бу эшне 2025 елда тәмамлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта муниципаль районнарга һәм эре сәнәгать предприятиеләренә запрослар җибәреп, башлангыч мәгълүматлар җыя башладылар.
«Агымдагы елда шәһәр төзелешен тотрыклы үстерү, территориаль планлаштыруны, шәһәр төзелешен зоналаштыруны һәм тулаем республика территориясендә төзелешне гамәлгә ашырганда бердәм сәясәт формалаштыру буенча эш дәвам итәчәк», - дип ассызыклады министр.