Бүген Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды. Чарада 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар куелды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин йомгаклау нотыгында торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләрен билгеләп үтте.
Торак-коммуналь хуҗалыкта коммуналь инфраструктураның торышы зур проблема булып кала. «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы инженерлык челтәрләренең тузуын киметү коралларының берсе булып тора.
Республикага 2 ел эчендә 4,5 млрд сум бүлеп бирелгән – 128 км җылылык, су һәм канализация челтәре яңартылган.
Агымдагы елдан программа «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектына керә, аның буенча федераль һәм республика акчаларын исәпкә алып, якындагы 3 елга 8 млрд 362 млн сумлык финанслау лимитлары каралган инде. Шулардан 2025 елга – 3 млрд 159 млн сум.
Министр, челтәрләрнең тузу темпларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Рәисе торак-коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль – яңа озак сроклы республика программасын эшләтеп җибәрү турында моңарчы күрелмәгән һәм стратегик яктан мөһим карар кабул иткәнен искәртте. «Агымдагы елда аның күләме 10 млрд сум тәшкил итәчәк. Хәзер әлеге программаны формалаштыру буенча эш төгәлләнә», - диде Марат Айзатуллин.