Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү заводы төзелеше мәйданчыгында булып кайттылар. Карау барышында «АГК-2» ҖЧҖ генераль директоры Василий Белосевич аңлатмалар биреп барды.
Яшел Үзән районында елына 550 мең тонна куәтендәге завод төзелә. Проектны эшләтеп җибәргәндә калдыкларны энергетик утильләштерүнең иң нәтиҗәле һәм киң таралган технологиясе – колосник рәшәткәсендә яндыру билгеләнде.
2023 елда Төзелеш җиһазлар белән проблемалар булу сәбәпле туктатылды. Әмма 2024 елда ук проект өчен төп җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнәчәк Кытай партнеры белән килешү имзаланды. Проектның барлык технологик параметрлары элеккечә калачак. Җиһазлар экологик нормаларның барлык таләпләренә туры киләчәк.
«АГК-2» ҖЧҖ генераль директоры Василий Белосевич хәбәр иткәнчә, завод төзелеше буенча эшләр яңадан башланган. Бүгенгә бункер бүлеге, инженер-көнкүреш корпусы тулысынча әзер, турбиналы электротехника бүлегенең металл конструкцияләре монтажланган, казаннар өчен фундаментлар, төп корпус һәм кабул итү бүлеге әзер. Шулай ук вакытлыча корылмалар, складлар һәм түбәләр төзелде. Гомумән алганда, объектның әзерлеге 24% тәшкил итә.