Республикада капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән комплекслы идарә итү максатларында төзелеш тармагының цифрлы вертикале актив формалаштырыла. Бу 2030 елга кадәр тармакны үстерү стратегиясенә салынган өстенлекле бурыч булып тора. Татарстанда бу юнәлешнең үсеше турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы директоры Рәфәр Шакиров чыгыш ясады.
«ТР Дәүләт экспертизасы төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертүгә ярдәм итү үзәге ролен үти, шулай ук проектлар белән идарә итүнең федераль мәгълүмати системасын администрацияли. Без 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның төзелеш тармагының цифрлы вертикале федераль рейтингында илнең 89 субъекты арасында 1 урынны алуы белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте Рәфәр Шакиров.
ТР Дәүләт экспертизасы директоры коллегиядә катнашучыларны төзелеш тармагының цифрлы вертикален төзү кысаларында гамәлгә ашырыла торган төп проектлар белән таныштырды. Татарстан Республикасында 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык проект документларының мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып әзерләнүенә һәм экспертиза узуына аерым игътибар бирде.
«2015 елдан башлап ТР Дәүләт экспертизасы мәгълүмати модельләр белән проектлар кабул итә, шуннан бирле 223 объект әлеге модельләрне кулланып экспертизаны уңышлы узган. Ачык мисал – Галиәсгар Камал театры бинасы, аны проектлаганда мәгълүмати модельләштерү технологияләре кулланылган. Бу сизелерлек камилләшүгә ирешергә мөмкинлек бирде: коллизияләрне 48% ка кыскарту, проект үзгәрешләрен 23% ка, шулай ук проектлауның гомуми дәвамлылыгын 17% ка кыскарту. Моннан тыш, коммуникацияләрнең яхшыруы күзәтелә, бу эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә», – дип ассызыклады Рәфәр Шакиров.