29 һәм 30 гыйнварда Казанда «Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне үтәчәк. Шәһәр мохитен төзекләндерү һәм формалаштыру өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен Татарстан башкаласына федераль, төбәк һәм җирле хакимият органнарының 500дән артык вәкиле, архитекторлар, проектлаучылар, шәһәр төзүчеләр, урбанистика һәм территориаль үсеш өлкәсендәге экспертлар киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.
«Татарстан Республикасы Россиядә Уңайлы шәһәр мохите булдыруда лидерларның берсе, шуңа күрә республикабызда 29-30 гыйнварда узачак төбәк көне халык өчен уңайлы мохит юнәлешенә багышлана. Әлеге чарада катнашучылар актуаль сынаулар буенча фикер алыша, партнерлар таба һәм территорияне тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы тәҗрибәләр белән таныша алачак», – дип хәбәр итте министр урынбасары.
Башта, 29 гыйнварда, көн дәвамында бизнес-миссия узачак, аның кысаларында республика кунаклары Казанның уңайлы мохитен, җәмәгать урыннарын һәм әһәмиятле объектларын булдыру тәҗрибәсе белән танышачак. 30 гыйнварда Төбәк көненең эшлекле өлеше булачак, катнашучылар стратегик һәм пленар сессияләрдә эшләячәк, фикер алышуларда катнашачак.
Татарстан вәкилләре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә куелган «Безнең ишегалды» программасы һәм шәһәрләр өчен дизайн-код булдыру турында сөйләячәк, дип сөйләде ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина.
«Билгеле, «Уңайлы шәһәр мохите» федераль проектының чикләре булу-булмавы турындагы мәсьәләне күтәрү мөһим, чөнки барлык төбәкләр дә аның кысаларында урамнар, мәйданнар, скверлар һәм парклар кебек охшаш проектлар гамәлгә ашырылуына күнеккән кебек. Әмма чынлыкта Татарстан Республикасының төрле типтагы проектларны гамәлгә ашыруда зур тәҗрибәсе бар. Әлбәттә, бу җир кишәрлекләренең статусына һәм киләчәктә әлеге территорияләрне баланска тапшыруга кагылышлы катлаулы юридик мәсьәләләр белән бергә бара. Биредә без Төзелеш министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә бөтен ил ФКГС кысаларында типовой булмаган җәмәгать урыннары буенча эшли алырлык программаны гамәлгә ашыруның гамәлдәге кагыйдәләренә нинди төзәтмәләр кертергә кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрәчәкбез», – дип билгеләде спикер.
Татарстан «Кече Ватан – Россия көче» форумының төбәк көннәрен уздыру өчен Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) сайлаган 16 төбәк арасыннан икенчесе булачак. Мондый беренче көн инде Мурманск өлкәсендә узды.
«Европа, Көнбатыш илләре тәҗрибәсен өйрәнү түгел, ә тәҗрибәне ил эчендә күрү бик мөһим. Һәм Татарстан, әлбәттә, документлар әзерләү, яңа проектлар кертү, заманча технологияләрне куллану буенча беренче урында тора. Һичшиксез, безнең өчен ике көн нәтиҗәләре буенча резолюциядә норматив-хокукый базаны төзеп бетерү өчен конкрет тәкъдимнәр булуы бик мөһим. Беләм, Казанга бер тапкыр килгәч, кешеләр монда һәрвакыт киләчәк, әмма инде гаиләләре, балалары белән. Һәм без бу мәйданчыкның танышу, эчке туризмны үстерү өчен дә булуын телибез», – дип йомгаклады ВАРМСУ рәистәше Ирина Гусева.