Казанда «Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының икенче көне уза

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казанда «Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының икенче көне башланды. Ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла. Әлеге чараны РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) оештыра.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән II Бөтенроссия форумының икенче көнендә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Чарада илнең 89 төбәгеннән 500гә якын катнашучы катнаша.

«Татарстанда уңайлы мохит булдыру өчен күп нәрсә эшләнә. Социаль объектлар, мәдәният һәм спорт объектлары төзелә, зур һәм кече шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Соңгы ун елда төбәктә нульдән 33 млрд сумлык 400дән артык җәмәгать урыны төзеделәр яки реконструкцияләделәр. Республика Рәисе инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. 2020 елдан Татарстанда 5 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелде. Быел тагын 679 ишегалды тәртипкә китереләчәк.

Моннан тыш, муниципалитетлар дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашалар, шуның нәтиҗәсендә шәһәр һәм авылларның йөзе үзгәрә. Шунысы мөһим, территорияне төзекләндерү буенча бер генә карар да халык белән фикер алышмыйча кабул ителми.

Үзенең чыгышында РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Ересько хәбәр иткәнчә, Россиядә «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә төрле чыганаклардан 2030 елга кадәр 4,5 трлн сум каралган.

Хәзер территорияләрне үстерү фонды һәм Россия регионнары белән бергә коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең комплекслы планына керәчәк объектлар исемлеген формалаштыру бара. Төп бурыч – 20 миллионнан артык граждан өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту.

барысын да бу программага керәчәк объектларны билгеләүгә бик уйлап карарга чакырам. Торак пунктның үсешен, теге яки бу объектны модернизацияләү кирәклеген бәяләгез, киләчәктә файдалану һәм аны карап тоту буенча үз мөмкинлекләрегезне бәяләгез», – диде РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International