2025 елда Татарстан Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 10 млрд сумлык ишегалды территорияләрен төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта «Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көнендә Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты Аппараты җитәкчесе, программа кураторы Арина Петрова сөйләде.
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда бу ел дәвамында 679 ишегалды яңартырга ниятлиләр. Узган ел ул 835 объектны колачлаган.
Петрова искәрткәнчә, Татарстан Рәисе «Безнең ишегалды» программасын 2020 елда башлап җибәргән. Узган чорда аның кысаларында республикада 5 меңнән артык территория төзекләндерелде, бу максатларга 44 млрд сум тотылды.
«Бу санга игътибар итәсем килә, ул бик зур. Һәм монда без ел саен бу инициативаны хуплаган һәм күп акча бүлеп биргән Рәисебезгә чиксез рәхмәтле. 2025 елда безгә 679 ишегалдына 10 млрд сумлык ремонт ясарга туры киләчәк. Быел бюджет кимемәде: былтыр да 10 млрд сум иде, быел да шулай ук. Быел йортлар саны кимүгә карамастан, узган ел 850 тирәсе иде, бездә халык элеккечә кала: 200 мең кеше», – дип белдерде Петрова.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Ересько Казандагы форумда искә төшергәнчә, 2019 елдан илдә 31,9 мең җәмәгать урыны һәм 41 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Эшләр 2024 елда тәмамланган «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында узды.