Казанда 15 ел эчендә яшел территорияләр мәйданы биш тапкырга арткан

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Казанда 15 ел эчендә паркны төзекләндерү өлкәсендә 15,5 млрд сумлык 148 проект гамәлгә ашырылган. Шәһәрдә яшелләндерелгән территорияләр мәйданы 5 тапкырга арткан. Бу хакта «Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия форумының төбәк көнендә Башкарма комитет башлыгы урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.

2011 елда Татарстан башкаласында «Йөз сквер» шәһәр программасы башланды, 2015 елдан җәмәгать урыннарын үстерү республика программасы старт алды, 2017 елда – «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты, 2020 елдан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

«Уңайлы мохит: «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру өчен чикләр бармы?» дигән сессиядә Куляжев М.Н.Садыйков исемендәге шәһәрнең Яңа Савин районындагы 7 нче хастанханә медицина учреждениесе янындагы территорияне – Акчарлак күлләрен төзекләндерү проектын тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге район мәйданы буенча Казанда иң зуры түгел, әмма халык иң тыгыз урнашкан район: анда 225 мең кеше яши. Яшелләндерелгән территорияләр 2,1 мең гектар мәйданның 132 гектарын били.

Табигать территориясен төзекләндерү барышында күлне ләмнән чистарту буенча киң күләмле эшләр башкарылды, территориянең үтеп керүчәнлеген тәэмин итү өчен янәшәдәге участокларның милекчеләре белән мәсьәләләр хәл ителде, хастаханә пациентларының тынычлыгын бозмаслык вакыйгалар белән тулыландыру концепциясе эшләнде. Шул ук вакытта күлдә яшәүче акчарлакларны оя кору чорында борчымас өчен, эшләр гадәттәгедән соңрак җәелдерелгән. Нәтиҗәдә, эш көннәрендә көненә 2 меңләп кеше йөри торган парк булдырылды, ял көннәрендә – 4 мең.

Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) «Городская экономика» дивизионы директоры Ольга Захарова билгеләп үткәнчә, мондый проектларны бөтен ил буенча дәвалау учреждениеләре территориясендә тормышка ашыру бик яхшы булыр иде. Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының проект дирекциясендә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектының норматив-методик эш идарәсе җитәкчесе Җамал Сурманидзе билгеләп үткәнчә, Казанда хастаханә янында гамәлгә ашырылганча, мондый проектларның кыйммәте «Җирнең хуҗасы барлыкка килә», ул гражданнар өчен уңайлы мохит тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International