Татарстанда 10 ел эчендә 400дән артык җәмәгать урыны төзекләндерелде

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

2015 елдан башлап Татарстанда 400дән артык җәмәгать урыны төзекләндерелде, аларның һәр унынчысы республика башкаласында урнашкан. Бу хакта «Кече Ватан — Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көнендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сөйләде.

«Республикада җәмәгать урыннарын үстерү программасы «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проектына караганда иртәрәк башланды, ул «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына 2015 елда керде. Быел республика программасына 10 ел тула. Бу вакыт эчендә республикада 422 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде яисә яңартылды, Казанда аларның саны 48 тәшкил итте», – дип хәбәр итте ул.

Бүгенге көндә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе идарәсендә 38 җәмәгать урыны бар. Аларның һәрберсенең үз парк-менеджеры бар.

Тулаем Россия буенча 2019 елдан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 31,9 мең җәмәгать урыны һәм 41 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелде. Илкүләм проект, Казандагы форумда РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Ересько искә төшергәнчә, 2024 елда тәмамланган. Аның дәвамы агымдагы елда башланган «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International