Татарстанда агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы лимиты арттырылды

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Агымдагы елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы лимиты өстәмә рәвештә 3 млрд сумга арттырылды һәм 10 млрд 341 млн сум тәшкил итә башлады. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Бүгенге көнгә өстәмә лимит буенча муниципаль берәмлекләр йортларның беренчел исемлеген тәкъдим иттеләр, дефектлы ведомостьларны ТР Дәүләт торак инспекциясе белән килештерү һәм торак фонды мониторингының дәүләт мәгълүмат системасында программа формалаштыру бара. Муниципаль районнар башлыкларына бу атнада эшне төгәлләргә кирәк», – диде министр.

2024 ел ахырында ТКХ фонды тарафыннан расланган күләмнәр кысаларында электрон аукционнар үткәрелә, 440 йортта подряд оешмалары билгеләнгән (115ендә – лифт җиһазларын алыштыру, 325ендә - төзелеш-монтаж эшләре).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International